Мәктәпләрдә, балалар бакчаларында көчле вирус тарала башлаган
Россиядә балалар бакчаларында һәм мәктәпләрдә Коксаки вирусы тарала. Бу авыру очраклары турында Мәскәү һәм Владимир өлкәләрендә, шулай ук Краснодар краенда хәбәр итәләр. Ата-аналар, инфекцияне Төркиядән кайткан туристлар алып кайткан булырга мөмкин, дип борчыла.
«Shot» телеграм-каналы язуынча, Владимир шәһәрендә балалар бакчаларының берсенә вируслы бала алып килгәннәр, шуннан соң төркемдәге 3 яшьлек балалар чиратлап авырый башлаган. Нәтиҗәдә чирне 20 дән артык бала йоктырган. Сабыйларның башта авызларына авырта торган бетчәләр чыккан, ә аннары тәннәрен кызыл таплар баскан. Җирле хастаханәдә, ата-аналар сүзләренчә, табиблар аларга бу чирнең Коксаки вирусыннан булуын әйткән, тик белешмәдә ОРВИ дип язганнар.
«7 көн больничный бирделәр, хәзер инде яптылар. Больничный ачарга барганда, табиб, безнең педиатр, бу очракның бердәнбер булмавын әйтте. Гомумән, вирус җәйдән үк актив йөри икән. Балалар бакчасына хәтта Роспотребнадзор да килде», – дип сөйләгән бер ана.
Шулай ук вирус турында Краснодар крае халкы сөйли башлаган. Авыручы балаларның ата-аналары сүзләренчә, хастаханәдә ким дигәндә 1 укучыга Коксаки диагнозы куйганнар.
«Без Краснодар краенда яшибез, безгә дә туристлар килә. Туганыбыз ММА буенча ярышларда булды, бәлки, анда эләктергәндер. Безнең станицада 11 яшькә кадәрге күп кенә балаларның аякларында һәм кулларында бетчәләр чыкты, температура булды, авызларында ниндидер стоматит тибындагы нәрсәдер бар иде. Барысында да җиңел формада уза», – дип сөйләгән телеграм-каналга Новороссийскида яшәүче хатын.
Охшаш симптомнар белән авыручылар Мәскәүдә дә бар.
«Беренче тәүлекләрдә баланың температурасы 39,1 булды, уч төбендә зур булмаган кызыл таплар чыкты, тамагы кызыл иде, өченче тәүлектә температура бераз төште, ләкин саклана, бетчәләр кулларында кызылрак, аякларында да бар, ләкин җәрәхәтләре зуррак. Дүртенче тәүлектә температура бераз югары, бетчәләр бетмәде», – дип хәбәр иткән телеграм-каналга 6 яшьлек баланың әнисе Алена.
Моңа кадәр Коксакига охшаган вирусның Төркиядәге Анталья, Белек, Сиде, Кемерда таралуын хәбәр иткәннәр иде.
«Ялның бишенче көнендә 1 яшьлек балабыз авырып китте, 1-2 көннән – мин һәм хатыным. Гадәттәге салкын тию дип уйладык. Парацетамол белән, температураны төшерүче дарулар белән дәваладык. Мәскәүгә кайткач, симптомнар буенча нәкъ менә Коксаки булуын аңладылар. Авырудан соң хәлсезлек тагын 3 атна дәвам итте.
10 көннән соң кул һәм аяк тырнаклары катламнары куба башлады. Үлекле бетчәләр беткәч, үкчәләрдә дә тире куба. Тырнакларның һәм тиренең өске катламнарында авырудан чыккан токсиннар тупланган икән. Бик авыр хәл булды», – дип сөйләгән бер авыру.