Добавить новость

Табиб: «Антибиотиклар кешедә кояшка аллергия китереп чыгарырга мөмкин»

Intertat.ru
210

Антибиотиклар курсы үтүче пациентларда кояшка аллергия күзәтелергә мөмкин. Бу хакта ТАСС агентлыгына Пермь милли тикшеренү политехника университетының (ПНИПУ) «Химия һәм биотехнология» кафедрасының өлкән фәнни хезмәткәре, медицина фәннәре кандидаты Валерий Литвинов сөйли.

Галим аксыл һәм җирән чәчле кешеләрдә кояшка аллергия булуын искәртә, чөнки аларның организмында саклагыч пигмент – меланин аз. Шул сәбәпле аларның тиресе ультрашәмәхә нурлардан начаррак сакланган һәм кояшта тизрәк зарарлана.

«Кояшка аллергия антибиотиклар (тетрациклин яки хинолон төркеме) курсы үтүче яки сары мәтрүшкә экстракты кулланучы пациентларда да очрый. Бу матдә тиредә җыела һәм кояш җылысы тәэсирендә ялган иммун реакция тудыра», – дип аңлата эксперт.

Кояшка аллергия булганда кычыта торган таплар һәм шешенүләр була. Бу хәл иммун системасының ультрашәмәхә нурлар төшкән тире күзәнәкләрендәге аксымнарны «куркыныч» дип кабул итүе һәм аларга каршы махсус матдәләр бүлеп чыгарып, «көрәшә» башлавы аркасында килеп чыга.

Moscow.media
Музыкальные новости

Новости Пермского края





Все новости Пермского края на сегодня
Губернатор Пермского края Дмитрий Махонин



Rss.plus

Другие новости Пермского края




Все новости часа на smi24.net

Moscow.media
Пермь на Ria.city
Новости Крыма на Sevpoisk.ru

Другие регионы России