Добавить новость

Медицина хезмәткәрләре кешеләрнең үләр алдыннан нинди сүзләр әйтүен сөйләгән

Intertat.ru
298

Табиблар һәм шәфкать туташлары үлем хәлендәге кешеләрнең соңгы сүзләре хакында сөйләгән. Бу турыда «Московский комсомолец» яза.

Медицина хезмәткәрләре үлүче кешенең иң сагышлы сүзләрен искә төшерә.

Бер шәфкать туташы сүзләренчә, өлкән яшьтәге ялгыз ир-ат картлар йортында яши, үләр алдыннан ул күзләрен ача һәм болай ди: «Нинди матур көн. Аны бозарга бирмәгез». 5 минуттан бабай үлә.

«Сөйгәнем, гафу ит, ләкин миңа китәргә кирәк», – ди икенче бер кеше үләр алдыннан.

Тагын бер табиб сүзләренчә, үлеп баручы ир-ат үзенең серләрен сөйли алмаганга үкенә.

Психолог булып эшләүче ир-ат яман шеш белән авырый, үләр алдыннан, ул классик музыка тыңлый, агониядә бәйләнешсез сүзләр кабатлый. Бу турыда аның кызы сөйләгән, дип яза «Комсомольская правда».

Аннары бу кыз башка кешеләрнең үлем хәлендә үз-үзен тотышын өйрәнгән. Аның сүзләренчә, кешеләр, үлгәндә, якыннарына мөрәҗәгать итә, рәхмәт әйтә, яратуын белдерә, ярдәм сорый. Кемдер әнисен чакыра, кемдер сүгенә. Күпчелек очракта бәйләнешсез сүзләр сөйлиләр икән.

Москва на Moscow.media
Музыкальные новости

Новости Москвы





Все новости Москвы на сегодня
Мэр Москвы Сергей Собянин



Rss.plus

Другие новости Москвы




Все новости часа на smi24.net

Москва на Moscow.media
Москва на Ria.city
Новости Крыма на Sevpoisk.ru

Другие регионы России