Остеопат массажыннан үлгән сабыйны гаилә 8 ел көткән, гаепләнүче белгеч иректә
20 гыйнвар көнне Казанның Фатыйх Әмирхан урамында урнашкан шәхси медицина үзәгендә 1 яшьлек бала вафат булуын хәбәр иткән идек.
Бала гаиләдә көтеп алынган сабый булган. Үлгән баланың әтисе Рафик Алтунбаев клиникада, баланың хәле начарлануына карамастан, аңа ашыгыч ярдәм чакыртырга ирек бирмәүләрен сөйләгән иде.
-
«Бөтен көче белән башын аякларына таба бөкте. Ул аны бер сәгать ярым газаплады. Баланың тыны кысыла башлады, зәңгәрләнде. Һушын югалтты. Без аны аңына китерә башладык. Бала аңына килде», – дип сөйли ата кеше баласының соңгы сәгатьләрен.
Бала үлемендә гаепләнүче остеопаттан сорау алганнар һәм әлегә җибәргәннәр. «SHOT» телеграм каналы мәгълүматлары буенча, судмедэкспертиза сабыйның тәнендә сынулар булганмы-юкмы икәнен тикшерә. Сабыйның ата-анасы, бала аңын югалтканнан соң да, остеопат аңа массаж ясавын дәвам иткән дип раслый.
Фото: © «SHOT» телеграм-каналы
37 яшьлек Рафик, хатыны һәм улы белән Самарадан килгән. Баланың сәламәтлеге белән проблемалары булган. Гаилә аларга ярдәм итә алырлык белгечне озак эзләгән. Узган елны Казаннан остеопат Ләйлә Бәйрәмова турында ишетәләр. Хатын-кыз даими рәвештә кеше үзе өчен эшләгән бөтен нәрсә дә, җан һәм тәннең яңадан тууы дигән идеяне алга сөргән. Ул, кабул итүгә терелүгә ышанган кешеләргә генә килергә кирәк, дип раслый, чөнки аның командасы күңел дәрәҗәсендә эшли. Сабыйның әти-әнисе процедуралар курсын сатып алганнар.
Гаилә клиникага көндезге сәгать икеләр тирәсенә килгән. Процедуралар тәнәфесләр белән берничә сәгать барган. Рафик сүзләренчә, остеопат төрле манипуляцияләр үткәргән: бөтен көченә баланың башын аякларына таба тарткан, бер мизгелдә баланың тыны кысыла башлаган, ә аннары аңын югалткан һәм зәңгәрләнгән. Сабыйны аңга китергәннәр, ләкин остеопат шунда ук процедураларын дәвам иткән. Бала яңадан аңын югалткан, аны аңына китерергә тырышканнар, ләкин ул Рафик чакырткан ашыгыч ярдәм килгәнче үлгән.
Хәзер клиника ябык. Аның 2005 елдан бирле эшләгәне билгеле. Гаиләдә бала озак көтелгән була: аны әти-әнисе сигез ел көтә. «Үз һөнәри бурычларын тиешенчә үтәмәгәнлектән саксызлык аркасында үлемгә китерү» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.