Пневмония белән авыручы балалар арткан, Казанда берничә мәктәп дистанцион укытуга күчкән
21 ноябрьдән Казандагы кайбер мәктәпләр микроплазма пневмониясе аркасында дистанцион укуга күчә башлаган. «Салават күпере» торак комплексындагы 182 нче лицейда өлкән класслар 30 ноябрьгә кадәр дистанцион укуда була, дип яза KazanFirst сайты.
135нче мәктәп укучыларын да вакытлыча читтән торып укуга күчергәннәр. 182нче лицейда үпкә ялкынсынуының 13 очрагы ачыкланган, 135 нче мәктәптә – 11.
Татарстан буенча Роспотребнадзор идарәсендә әйтүләренчә, бу чаралар инфекция таралмасын өчен кертелгән.
«Вазгыять контрольдә һәм ел фасылына туры килә. Балалар коллективларында иртәнге фильтрлар уздыру көчәйтелде, температура, ютәл, томау һәм башка симптомнар тикшерелә. Әгәр балада авыру билгеләре була икән, аны, тулысынча терелеп беткәнче, коллективтан изоляциялиләр, шулай ук, башка балалар һәм персонал арасында инфекция таралуны булдырмас өчен, контактлы балаларны аеру чаралары күрелә», – дип хәбәр иткән Роспотребнадзор.
Шулай ук ведомствода әйтүләренчә, мәктәптә (класста) укучыларның 20 проценты булмаганда, мәктәп директоры укучыларны дистанцион укуга җибәрү карарын кабул итә.