Мы в Telegram
Добавить новость
Все города России от А до Я
Россия24.proнепрерывные новости из регионов России 24/7 на русском + новости Москвы и Подмосковья от Moscow.Media и мировые новости от Ru24.net и партнёров в календарном формате (вчера, сегодня и сейчас) совместно с 123ru.net и платформой СМИ24.net по технологии 103 NEWS

Пульмонолог: «Дымлы һава ОРВИ симптомнарын җиңеләйтә»

Intertat.ru
69
Пульмонолог: «Дымлы һава ОРВИ симптомнарын җиңеләйтә»

Бүген нинди сулыш юллары авырулары бар?

Хроник һәм обструктив бронхит, пневмония (үпкәләрнең ялкынсынуы), альвеолит (иң кечкенә структур үпкә берәмлекләренең ялкынсынуы), плеврит (үпкә тышлыгының ялкынсынуы), ХОБЛ (хроник обструктив үпкә авыруы), бронхиаль астма, профессиональ авырулар һәм башкалар.

Шулай ук без диагноз куйган, әмма дәваламаган авырулар була. Мәсәлән, туберкулез белән фтизиатрга мөрәҗәгать итәргә, өске сулыш юллары авырулары белән отоларингологка, үпкә яман шеш авыруы белән пульмонолог, онколог, хирург, химиотерапевтка мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Пульмонологка түбәндәге симптомнар булганда, һичшиксез, күренергә кирәк:

  • туктаусыз ютәл сулыш җитмәү белән озатылу;
  • озакка сузылган ютәл белән какырык бүленеп чыгу;
  • какырык белән үлек, кан, кан тамчылары, ал төстәге күбек бүленеп чыгу;
  • күкрәк турында көчле авырту;
  • ютәл вакытында температура күтәрелеп, сулыш кысылса;
  • көчсезлек күзәтелсә;
  • тир бүленеп чыкса;
  • буылу;
  • аеруча кич һәм төнлә көчәйгән ютәл;
  • билгеле бер шартларда (ис, тузан, һава температурасы үзгәргәндә) сулыш алу кыенлыгы.

Бүгенге көндә нинди ысул белән диагностика үткәрелә?

Мөмкинлекләр күп. Алар арасында:

  • Рентгенография и рентгеноскопия – нурланыш диагностикасының ике ысулы. Беренчесе –  үпкәләрнең статик рәсемен ясый, икенчесе – сулыш алу функциясен, кан тамырлары буенча контраст бүленешен бәяләргә мөмкинлек бирә.
  • Бронхоскопия –  эндоскопик сурәтләү, бронхларның былжырлыгын (слизистая) эчтән карарга, анализ өчен материал алырга, дару кертергә мөмкинлек бирә.
  • Компьютер томографиясе – үпкәне җентекләп төшерергә мөмкинлек бирә. Максаты – яман шеш, киста, абсцесс, үлекле җирләрне ачыклау.
  • Функциональ диагностика: пикфлуометрия (сулыш чыгару тизлеген бәяләү), спирометрия (сулыш алу күләмен һәм тизлеген бәяләү).

Бронхиаль астманы дәвалау никадәр алга китте?

Дозаланган ингаляторларның тулы сериясе эшләнде. Спрейдан башлап, порошокларга кадәр. Аннары иммун терапиясенә хас булган аллергия бар. Без организмны бронхиаль астмага китерә торган аллергиягә җавап бирмәскә өйрәтәбез. Аллергия реакциясендә катнашкан күзәнәкләрне блоклаучы күп каналлы терапия. Ягъни, күзәнәккә каршы күзәнәк.

Коронавирус белән мөрәҗәгать итүчеләр бармы? 

Бүгенгесе көндә короновирус белән азрак чирлиләр. Шулай да мөрәҗәгать итәләр. Без аларны тикшерәбез, уңай нәтиҗә булса, калдырабыз. «Постковид синдромы» бик актуаль. Кеше терелгәч тә үзендә тиз ару, йокымсырап йөрү кебек билгеләр тоя. Кайвакыт инфекциясе булмаганнарның температурасы 40ка кадәр җитә, тән буенча сипкелләр чыга. 

Сулыш юллары белән авыручылар саны артамы, кимиме?

Бөтен нәрсә ел фасылына карап. Ни дисәң дә, көз-яз кеше ешрак авырый. Безнең бит үпкә белән бәйле проблемаларның башы – ОРВИда. Тиешле дәвалану чарасын күрмәгәч, гади грипп җитди авыруга әйләнә.

Кешенең туктаусыз йөткерүен йөрәк белән бәйлиләр.

Гел түгел. Балаларда ютәл нәкъ менә сулыш юллары белән бәйле. Бу проблема күбесенчә олы яшьтәгеләргә кагыла. 8 ел эшләп үз тәҗрибәмдә бер генә баланың ютәле йөрәк аркасында иде. Аның хәл торышы бик авыр иде. Кызганычка каршы, аны коткарып калып булмады.

Тартучы ата-ананың балаларында туберкулез була дигән фикер белән килешәсезме?

Пассив тарту чынлап та балаларда сулыш юлларына зур зыян сала. Җир йөзендә адекват кешеләр барыбер күбрәк, дип ышанасы килә һәм алар бала янында тартмаслар, дип уйлыйм. Яшүсмерләр арасында тартучылар күп. Мәскәүдә бер баланың тарту аркасында үпкә ялкынсынуы башланган иде. Бәхеткә каршы, бездә мондый хәлнең булганы юк.

Үпкә үзеннән үзе чистарына ала, диләр.

Ул тарту вакытыннан тора. Әгәр кеше 10 ел тартса, чистарынырга мөмкин. Әмма тарту вакыты 40 ел булганда, үпкә чистарынмый.

Сулыш юллары авыруы нәселдән нәселгә күчәме?

Әгәр инфекция белән бәйле булмаган диагноз турында әйтсәк, бронхиаль астма күчә. Ана кеше астматик булса, 60-62%, әти кеше астматик – 45%, икесе дә астматик – 72% балада да булу куркынычы яный.

Дөрес сулау практикасы алып бара торган тренерлар бар. Аның файдасы бармы?

Миңа калса, юк. Бары физик күнегүләр ясарга, саф һавада күбрәк йөрергә, йөзү белән шөгыльләнергә кирәк.

Сулыш алу практикасы өчен нинди нәтиҗәле күнегүләр бар?

 Бронхиаль астма булганда, вибрация бирә торган «свисток» җайланмасы бар. Әлеге вибрация бронхларга тапшырыла һәм какырык куба. Әлеге механизм реанимациядә дә актив кулланыла. 

Хроник обструктив авыру астмадан нәрсә белән аерыла?

Хроник обструктив авыру – олылар авыруы. Бу тәмәке тартучылар проблемасы, хроник бронхит нәтиҗәсе. Астма –  бик зур аллергия проблемасы. Ул тәмәке тартучыларны да борчый ала. Астманы дәвалап булса, ә тегесен юк.

Фатирда бүлмә температурасы нинди булырга тиеш?

20-22 градус. Дымлылык 40-60% булырга тиеш. Әгәр югарырак булса, күгәрек барлыкка килүе ихтимал. Артык коры һавада борын, тамак кибә һәм актив рәвештә лайла бүленеп чыга. Шул рәвешле сулыш алуы авырлаша.

Хәзер һава дымлата торган махсус җайланмалар сатыла. «Увлажнитель»ның файдасы бармы?

Бар. Алайса фатирда кызулыкны бик каты кушалар. Әмма күрсәтмәләрне үтәргә онытмагыз. Бактерияләр үсмәсен өчен җайланманы даими чистартыгыз. Куллану алдыннан 2-3 көн махсус савытын һәм инструкция таләп иткәнчә фильтр системасын юыгыз.

Дымлагычлар минераллар һәм микроорганизмнарны бүлеп чыгара ала, алар зарарлы түгел, ләкин астма белән авыручыларны борчырга мөмкин. Мондый проблемаларны булдырмас өчен дистилляцияләнгән су гына кулланыгыз.

  • Дистилляцияләнгән су, гадәти судан аермалы буларак, барлык минераль тозлардан һәм органик матдәләрдән аерылган. Ул тулы чистарту узган.

Дымлы һава ОРВИ симптомнарын йомшарта. Өй гөлләре дә токсиннарны һавадан чыгарырга булыша. Дымлы мохит «гырылдаудан» арынырга ярдәм итә. Салкын һәм коры һава бит тиресенең табигый дымыннан мәхрүм итә. Шуңа күрә бит тиресе коры була һәм тиз картая.

Сулыш юллары авыруыннан бөтенләйгә котылып буламы?

Юк. Без вакуумда яшәмибез. Без секунд саен стресска дучар булабыз. «Бу кешегә салкын тигән», –  диләр. Без бит салкыннан чирләмибез. Безгә таба даими төчкереп, ютәлләп торалар. Ул бактерияләр безнең сулыш юлларына утыра. Аннары салкынга чыгып, туңып керсәк, организм стресс кичерә һәм аның иммунитеты төшә. Шуңа да без авырыйбыз. Ә иммунологик сугыш бездә гел булып тора. Шуңа күрә, профилактика кирәк. Җитәрлек күләмдә йокы, төрле туклыклы ризык, нормаль күләмдә физик күнегүләр. «Борчылмагыз!» – дип әйтер идем, әмма борчылмыйча яшәү мөмкин түгел.

Кыш көне урамда күпчелек балалар балаклава киеп йөри. Чүпрәк аша сулау зарарлы түгелме?

Монда балаклавада эш түгел. Бары тик борын аша суларга кирәк. Авыз аша һава берничек тә чистарынмый. Туры тамакка утыра. Шулай ук маскалар да ешрак алмаштырсагыз, зарарлы түгел. 

Төнге ютәлнең сәбәбе нәрсәдә?

Төнге ютәлнең берничә сәбәбен билгеләп үтәр идем. Мәсәлән:

  • ГЭРБ (гастроэзофагеальная рефлюксная болезнь) – эшкәртелгән ризыкның үңәчтән кире ашказанына менүе. Аннары ул йоткылыкка кадәр менеп җитеп, сулыш юлларына эләгә. Балалар, ютәлдән тыш, ашказаны авыртуына зарлана. Симптомнар: әче килү (изжога), тамакта төер сизелү, ютәл көндез дә була ала. Кайвакыт әниләр күкрәк сөтенең бала авызыннан агып чыгуын искәртә. ГЭРБ – балалар һәм өлкәннәрдә хроник бронхаль патология формалашуның җитди сәбәбе.
  •  СПЗ (синдром постназального затекания) – ЛОР органнарының ялкынсынуы нәтиҗәсе (йогышлы ринит, синусит, поллиноз, аденоидларның зураюы). СПЗ үзенең симптомнары белән ОРВИга охшаган. Лайла бугаз буенча агып төшә.
  • Тузан талпынына аллергия. Ул ел әйләнәсендә һәр йортта яши, ләкин вакыт-вакыт аның саны кискен арта. Бу иң еш очрый торган көнкүреш аллергены. Өй тузанына аллергия астма, ринит, шешенү, коньюнктивит белән озатыла. Алар кеше организмына сулыш юллары белән эләгә, әмма аларны тиредә, ә кайчагында бәвелдә һәм какрыкта да табарга мөмкин.
  •  Коклюша (кискен антропонозлы бактерия инфекциясе). Ешрак 3-6 яшьтәге балалар авырый.
  • Олылар йөрәк авырулары булганда еш ютәлли. 

Ютәл кешенең һөнәре белән ничек бәйле?

Ул тавышка көчле йөкләнеш булу белән бәйле. Мәктәптә яңа ремонт булса, аның җиһазыннан да, буявыннан да, стенасыннан да, хәтта акбурдан да ютәл барлыкка килүе ихтимал. Әлбәттә инде стресс кешегә көчле тәэсир итә.

Бала тимер акча яки башка әйбер йотканын ничек ачыкларга?

Чит матдәнең сулыш юлларына керүенең төп билгеләре: йөткерү, сулыш кысу, тире каплавының төсе үзгәрүе; үсеш кискенлеге (ата-аналар еш кына сулыш симптомнары көнен һәм сәгатен атый ала); ОРВИ симптомнары күзәтелми. Шуңа күрә балаларыгызны кече яшьтән үк өстәл артында утырып ашарга өйрәтегез, урамга чыкканда кесәсеннән чикләвекләр, алмаларны алып куегыз. Күз алдыннан вак әйберләрне юк итегез. Сулыш юлында булган тәнчекне бронхоскопия диагнозлый ала.

Фактлар:

  • Астма вакытында бронхларны киңәйтә торган препаратлар эчәргә кирәк. Бу үз чиратында сальбутамол, беродуал.
  • Спортчылар 15 минуттан да артык суламый тора ала, ә гади кеше якынча бер минут. 40 секундтан та ким булмаса яхшы.
  • Климат авыру агымына тәэсир итә. Чөнки җылы илләрдә ОРВИ (кискен сулыш вирусы инфекциясе) белән авырмыйлар. Төньяк төбәкләрдә генә.
  • Балаларга ингаляция туганнан бирле рөхсәт ителә. Препаратлар шул ук сальбутамол, беродуал.
  • Балада ютәл башланса, горизонталь рәвеш алып, утыртырга кирәк. Әгәр ютәл юеш булса, вертикаль рәвеш алырга. Астма булса, ялкынсынуга каршы препарат кирәк.

Стала известна средняя стоимость земельного участка в столичном регионе

Жители Люблино возмутились припаркованному у мемориала байкеру автомобилю

Лауреаты премии «Врач с большой буквы» Мурманской области прошли обучение у ведущих российских экспертов в области акушерства, гинекологии и неонатологии

Токсиколог Кутушов рассказал почему возникает похмелье

Moscow.media

В Вологде сводный оркестр Мариинского и Большого театров открыл Пасхальный фестиваль

Филипп Янковский описал актера Никиту Кологривого как хорошего парня

Суд обязал пользователя провести консервацию здания краеведческого музея в Пушкине

Кибербезопасность России. В Москве прошёл форум «Право цифровой информации»

Музыкальные новости

Новости России


Москва

Шапки женские вязаные на Wildberries, 2024 — новый цвет от 392 руб. (модель 466)



Полезные советы от партнёров Russia24.pro


Все новости на сегодня

Другие новости

Частные объявления в Вашем городе




Новости от партнёров Russia24.pro


Жизнь

МФК «Динамо Пушкино» вошел в топ-8 команд Всероссийского футбольного турнира «Кубок Казани»



Все новости часа на 123ru.net
Москва

Кибербезопасность России. В Москве прошёл форум «Право цифровой информации»

<

>
Moscow.media <::
:: Ria.city
Новости Крыма на Sevpoisk.ru

Регионы

Новости России

Новости России


Москва

Шапки женские вязаные на Wildberries, 2024 — новый цвет от 392 руб. (модель 466)


Авто в России и мире


Спорт в России и мире



Новости тенниса


ATP

Россиянин Сафиуллин потерял четыре места в рейтинге ATP


Здоровье в России и мире


Экология в России и мире


Коронавирус в России


Музыкальные новости


Сергей Шнуров

Певица Кормухина упрекнула Шнурова в цинизме и отсутствии интеллекта


Власть


Россия


Rss.plus


ЛокоТех

Более 100 студентов посетило СЛД Курск в рамках акции «Неделя без турникетов»


Жизнь


Блоги


Развлечения


Сегодня в мире


Другие новости сегодня



Russia24.pro — вся правда о России и из России 24/7 (сегодня и сейчас).

Russia24.pro — федеральная интернет-платформа медийных ресурсов регионов России в календарном формате на основе технологичной новостной информационно-поисковой системы с элементами искусственного интеллекта, гео-отбора и возможностью мгновенной публикации авторского контента в режиме Free Public. Russia24.pro — ваши новости сегодня и сейчас в Вашем городе.

Все авторы публикаций — на SMI24.net (с комментариями 24/7) от Ru24.net (облегчённая версия международной платформы 123ru.net с учётом действующего законодательства РФ в отношении СМИ). Все новости на английском языке сегодня и сейчас — тут.

Опубликовать новость в любом городе и регионе можно мгновенно — здесь, а также на страницах партнёрских проектов 103news.com и RSS +

Ria.city

Светские новости (слухи, сплетни, сарафанное радио, шоу-бизнес, рейтинги)



Самые свежие публикации часа



Russia24.pro — информационно-просветительский интернет-канал про всё, что происходит сегодня и сейчас и происходило когда-то (в архиве, в календарном формате) во всех регионах России (не путать с федеральным ТВ каналом "Россия 24") — новости, статьи, сообщения, реплики, высказывания, комментарии из самых дальних уголков страны, конкретных регионов, городов, сёл и деревень от конкретных источников в текущее время с ежеминутно авторизованным обновлением контента (тексты, фото, видео) на основе уникальной авторской технологии обработки большого количества данных в единицу времени (в настоящее время, это — более чем 20 000 источников публикаций ежедневно со всего мира и, практически на всех популярных языках планеты) в формате онлайн. Russian24.pro — всегда свежие новости без купюр и модерации на канале Россия24.про, а также глобальных дочерних гео и тематических проектах News-Life.pro, News24.pro, BigPot.News и старейшей базовой платформе новостей 123ru.net, а так же её сателлитах. Мы — дорожим Вашим временем и каждым мнением и никогда не навязываем своего видения событий. Точка зрения редакции не всегда совпадает с толкованием авторов и текстами опубликованных новостей и статей. Спасибо, что сейчас Вы — с нами и в мире. Бесплатная публикация новостей доступна в любом городе и регионе на любом языке (определяется автоматически) по ссылке и — внизу каждой страницы.


News Every Day

Laura Dern Is the Star of Roger Vivier’s New Short Movie


Game24.pro