Инсультны ничек кисәтергә?

«Көн саен неврологка инсульт кичергән 5-6 кеше мөрәҗәгать итә. Практика шуны күрсәтә», – ди Алабуга үзәк район хастаханәсенең 20 еллык стажы булган табиб-неврологы Ксения Баһаветдинова. Ксения Баһаветдинова инсультны кисәтү чаралары турында сөйләде. Бу турыда Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәр итте.
«Инсультны профилактикалау – ул куркыныч факторларын киметү. Куркыныч факторлары идарә итеп булмый торган һәм идарә ителә торганга аерыла. Беренчесенә яшь һәм җенес (яшь: 50 яшьтән соң; җенес: ирләр 40 яшьтән соң). Икенчесенә факторларга кеше контрольдә тота ала торган факторлар керә», – ди Ксения Баһаветдинова.
Яшь белән җенесне кеше үзгәртә алмый. Ә идарә итеп була торган куркыныч факторлары түбәндәгеләр: